Казан гимназиясендә булган фаҗигага - 4 ел
7 бала һәм 2 укытучы гомере өзелде.
4 ел элек, 2021 елның 11 маенда, Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә атыш оештырды. Фаҗигада 9 кеше гомере өзелде, 20дән артык кеше тән җәрәхәтләре алды. Гимназияның рәсми аккаунтында бу коточкыч вакыйганы янә искә алдылар.
"Бу көн — бик иртә киткәннәрне һәм бергә үтәргә туры килгән сынауларны искә төшерү көне. Якыннарыбыз турындагы истәлек тормышыбызның һәр мизгелен кадерләргә һәм бер-беребезне сакларга рухландырсын. Вакыт дәвалый, әмма югалту ачысы күңелләребездә мәңгегә кала», — диелә аккаунтта.
Әлеге фаҗигада 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатова һәм 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева гомере өзелде. 8 сыйныфта белем алучы 7 бала – 3 кыз һәм 4 егет үлде.
Атыш оештырган Илназ Галәвиев – 175нче гимназиянең элеккеге укучысы. Аны фаҗига көнне үк кулга алдылар. Башта ул акылдан шашкан дигән фараз булды. Әмма экспертиза аның үз акылында булуын күрсәтте. 2023 елда Галәвиевны җәмгыять өчен куркыныч дип таптылар һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бүгенге көндә ул «Кара Дельфин» колониясендә утыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев