Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучысын «Кышкы төшләр»гә чакырдылар

Кичәдә танылган шагыйрьләр, чичәнлек традицияләрендә, кара-каршы үзләренең шигырьләрен укыдылар.

18 декабрьдә Казанда «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексында «Кышкы төшләр» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Анда танылган шагыйрьләр, чичәнлек традицияләрендә, кара-каршы үзләренең шигырьләрен укыдылар. Аларның сүзләренә язылган җырларны яшь буынның билгеле җырчылары Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов композитор Эльмир Низамов белән берлектә башкарылдылар.

Кичәдә Рәдиф Гаташ, Эльмира Җәлилова, Марсель Галиев, Йолдыз Миңнуллина, Илсөяр Иксанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ркаил Зәйдулла белән бергә шәһәрдәшебез - язучы Лилия Гыйбадуллина да катнашты. Ул Ркаил Зәйдулла белән парлап чыгыш ясады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният