Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевка, ниһаять, суд карары чыгарылды

Аның җинаять эшен карау 2 елга сузылды.

2021 елның 11нче мае. Әлеге көн бөтен Татарстан халкын тетрәндерде. 21 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиягә мылтык белән килеп атыш оештырды. 9 кеше гомере өзелде. 2се укытучы, 7се - балалар. Яраланып исән калганнарының да күбесе хәзер инвалид. 

Җинаять эшен тикшерү 2 елга сузылды. 600дән артык зыян күргән кешеләрне сораштырдылар. Илназ Галәвиевның үзен дә психо-неврологик диспансерда  тикшерделәр. Аны үз акылында дип таптылар. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге җинаять эшен иң кансызы дип атады. Иң гадел җәза төре итеп  гомерлек төрмәне әйтте. 

Ниһаять, суд карар чыгарды. Илназ Галәвиев калган гомерен махсус режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы