Казан табиблары бер яшьлек баланы коткарды
Бу хакта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары уң яктагы төп сулыш юлына көнбагыш тыгылып калу сәбәпле сулый алмаган бер яшьлек кызчыкны үлемнән коткарлы.
Сулыш юлына нәрсәдер эләгү сабыйга үлем белән яный. Нәниләрдә бронх диаметры – берничә миллиметр гына, шуңа күрә хәтта кечкенә генә көнбагыш та аны тулысынча томалап, сулыш алуны туктатырга мөмкин. Табиблар сабыйны коткару өчен сулыш юлына эләккән әйберне кисмичә генә алу мөмкинлеге бирердәй бронхоскопия ысулын кулланган. Операция уңышлы узган. Хәзерге вакытта бала – табиблар контролендә. Аның сәламәтлегенә берни янамый, дип язган министр.
Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев