Казан–Ульяновск юлында коточкыч һәлакәт: өч кешенең гомере өзелде
Ике бала һәм аларның әниләре һәлак
12 август көнне 17:25 сәгатьтә Татарстанның Югары Ослан районындагы Казан–Ульяновск автомобиль юлының 10 нчы километрында өч машина бәрелешү нәтиҗәсендә фаҗига булды.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Volkswagen автомобиле руле артындагы 54 яшьлек ир-ат Казан ягыннан Ульяновск юнәлешендә хәрәкәт иткәндә идарәне югалта. Нәтиҗәдә ул каршы як полосага чыгып, Lada Kalina һәм Lada Iskra автомобильләренә бәрелә.
Һәлакәтнең корбаннары чит ил автомобиле белән бәрелешкән Lada Iskra пассажирлары була: 42 яшьлек хатын-кызның, аның 4 һәм 9 яшьлек балаларының гомере урында ук өзелә.
Тагын биш зыян күрүче, төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән, ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган. Аларның гомеренә куркыныч янамый, табиблар хәлләрен контрольдә тота.
«Вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрелә. Юл-транспорт һәлакәтенең төгәл сәбәпләре, шулай ук гаепле затның кем булуы билгеләнәчәк», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Биктимеров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев