Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Казанда 7 меңлек азык-төлек урлаган ике кызны тоткарлаганнар

Казанда полиция хезмәткәрләре кибеттән азык-төлек урларга маташкан ике кызны тоткарлаганнар. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җиңү проспектындагы гипермаркетта кич белән сигнализация эшли башлаган. Беренче булып урынга Росгвардия хезмәткәрләре килгән.

Сакчылар сәүдә залларында ике кызның азык-төлек һәм көнкүреш химиясен өске кием астына яшереп алып чыгып китәргә теләвен камералардан күреп алган. Ике яшүсмер шул товарлар белән кассадан узып китәргә маташкан.

Кызларның берсе Казанда югары уку йортында укучы 17 яшьлек студент, икенчесе калада яшәүче 18 яшьлек кыз булган. Аларны кулга алганнар. Кызлар бер-берсе белән таныш булмавын әйткән.

Хокук бозучылардан барлыгы җиде мең сумлык товар алынган. Хәзерге вакытта урлау турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев