Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда бер ир-ат хатынын һәм балаларын шартлатмакчы булган

Казанда полиция хезмәткәрләре, үзләрен куркыныч астына куеп, бер хатын-кызны һәм аның балигъ булмаган ике баласын (3 һәм 8 яшьлек) үлемнән коткарган.

32 яшьлек гаилә башлыгы, газ баллонын шартлату белән куркытып, аларны фатирда “заложник” итеп тоткан.

Ир полиция хезмәткәрләренә үзенә наркотиклар һәм эчемлекләр бирүне таләп иткән, юкса хатыны белән балаларын шартлатачагын әйткән. Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Сергей Чанкин гаиләсен үтерергә ниятләгән ир белән уртак тел табып, фатирга үтеп керүгә ирешкән. Полковник һәм министрлык психологлары, шулай ук әлеге гаиләнең күршесе ярдәмендә “террорчы” ир-атны тоткарлап, полиция бүлегенә алып киткәннәр.   

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев