Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Казанда Рәис чыршысы узды

Быел ул яңа форматта үтте.

Казанда «Татнефть Арена»да Татарстан Рәисе чыршысы булды. Быел ул татар эстрдасы артистлары катнашындагы концерт формасында узды. Чарага 8,5 мең бала, шул исәптән Чаллыдан 300, чакырылган иде. Алар олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, активистлар.

Концерттан соң малайлар һәм кызларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

«Сезнең кулларда илебезнең киләчәге. Сезнең һәркайсыгыз – дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле якты йолдыз, талант. Сезнең энергия һәм сәләтегез репсблика яшьләр оешмаларында чагылыш таба. Сезне иң якты, иң шатлыклы бәйрәм Яңа ел белән котлыйм», – диде ул. 

Ул киләсе елның Хәрби һәм хезмәт даны елы булуын искәртеп үтте. Балаларга: «Бу кыю проектлар, якты идеяләр вакыты. Без сездән идеяләр, инициативлар көтәбез. Хыялланыгыз, максатларыгызга ышанычлы адымнар белән барыгыз»,  – дип теләкләрен җиткерде. 

Концертта Эльмира Калимуллина, Элвин Грэй, Илсия Бәдретдинова чыгыш ясады. 

Малайлар һәм кызларны Кыш бабай белән Кар кызы котлады. Балаларга ТР Рәисеннән яңа ел бүләкләре тапшырылды. 

Фото ТР Рәисенең макс каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе чыршысы алдынгылар