Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда республиканың иң көчле көрәшчеләре бил алышты - ФОТОЛАР

23-25 ноябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда татарча милли көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды.

Турнир нәтиҗәләре буенча, командалар арасында беренче урында – Лаеш, икенчедә – Әлмәт, өченчедә Чаллы көрәшчеләре калды.  

Барлыгы исә быелгы чемпионатта 40 командадан 346 егет бил алышты. Ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Көрәш федерациясе башлыгы Марат Әхмәтов та катнашты.

– Көрәшебез, сөбханалла, бар. Югалтмыйбыз, саклыйбыз. Үстерәбез дип әйтергә куркам. Чөнки республикада спорт төрләре арасында көндәшлек бик көчле. Үсмерләрнең сайлау мөмкинлеге бик зур. Егетләребезгә дә хәзерге заманда: «Син көрәш белән генә шөгыльлән», – дип әйтеп булмый. Әмма татарлыгыбызны, рухыбызны, эчке көчебезне, тел, әдәбият һәм сәнгать янәшәсендә көрәшне дә бергәләп сакласак, милләтебезнең киләчәген матур итеп күрә алабыз әле. Көрәшебез авыллардан район үзәкләренә, шәһәргә күчә бара. Андагы яшьләр белән күбрәк эшләсәк, җитәкчеләрнең милли рухын уятып, аларны да бу эшкә җәлеп итә алсак, киләчәгебез бар, – диде ул. 

Җиңүче көрәшчеләргә саллы бүләкләр тапшырылды. Чемпионнар – 100әр мең сум, көмеш медаль ияләре – 70шәр мең сум, ә өченче урында калучылар 50шәр мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

130 кг нан да югары үлчәү категориясендә көрәшкән егетләр бәйгесендә 3нче тапкыр Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдиновка тиңнәр булмады.

– Татарстанда җиңел көндәшләр дә, көрәш тә юк. Мин исә Арча, Мамадыш, Питрәч, Казан егетләре белән бил алыштым, финалда үзем белән бер залда шөгыльләнгән Ильяс Газизуллин белән очраштым. Мин – бердә, ул икенче урында калды. Мин үземә ышандым, шул ышаныч җиңү алып килде дә инде. Аллаһка шөкер, бар да яхшы, иң мөһиме җәрәхәтләрсез булды. Шатлыгым эчемә сыймый, 3 тапкыр Татарстан чемпионатын җиңергә һәм чемпион исемен яулап алырга насыйп булды, – дип сөйләде Чаллы батыры, ике тапкыр дөнья чемпионы, билбаулы көрәш буенча атказанган спорт мастеры, көрәш буенча спорт мастеры Рәнис Гыйләҗетдинов. 

– Үзебезнең Чаллы егетләреннән тупланган көчле команда белән бардык. Икенче урында калган Әлмәт командасыннан 4 очкога гына калыштык. Җирәбә дә ничек туры килә инде, аны алдан белеп булмый. Беренче әйләнештә үк көчле көрәшчеләребез Ленар Садыйков, Данил Хәйриев чемпионнарга оттырдылар, бераз тәҗрибә җитмәде дип әйтимме. Татарстан чемпионаты ярышларында 3нче урында калсак, ел нәтиҗәләре буенча Чаллы командасы икенче урында. 

"Алга таба 2024 елның 1-3 февралендә Казанда узачак Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесенә әзерләнә башлыйбыз", – дип сөйләде Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин.

Чемпионнар һәм призерлар

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)
2 урын – Алексей Абрамов (Лаеш)
3 урын – Илфат Миңнегалиев (Лаеш), Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама)

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илнар Закиров (Чистай)
2 урын – Илназ Димиев (Лаеш)
3 урын – Салават Әхмәтгалиев (Арча), Алмаз Миңнехуҗин (Әлмәт)

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илназ Рамазанов (Лаеш)
2 урын – Илнар Муллахмәтов (Балтач)
3 урын – Артур Хәкимов (Тукай), Ислам Фәләхов (Алабуга)

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Динар Кәримуллин (Лаеш)
2 урын – Рафаэль Бильданов (Әлмәт)
3 урын – Мөнир Галләмов (Теләче), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
2 урын – Марат Кәримуллин (Кукмара)
3 урын – Айнур Нургалиев (Мамадыш), Ринат Мингалиев (Чаллы)

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Фаяз Зарипов (Арча)
2 урын – Алмаз Сәетов (Теләче)
3 урын – Рөстәм Сәлахов (Чаллы), Тамирлан Керефов (Чистай)

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
2 урын – Раил Сәлахетдинов (Лаеш)
3 урын – Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән), Руслан Зыятдинов (Чистай)

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илмир Төхвәтуллин (Лаеш)
2 урын – Илнар Галимов (Алабуга)
3 урын – Рөстәм Серазеев (Балтач), Рәсим Шириев (Әлмәт)

115 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Раил Нургалиев (Теләче)
2 урын – Айнур Сыртаев (Чистай)
3 урын – Рамил Фәршатов (Зәй), Айдар Алтынбаев (Әлмәт)

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Радик Сәлахов (Зәй)
2 урын – Ринат Дәүләтшин (Кукмара)
3 урын – Илмир Хәсәншин (Түбән Кама), Айназ Билалов (Лаеш)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Рәнис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
2 урын – Ильяс Газизуллин (Чаллы)
3 урын – Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин), Газинур Шаһабиев (Кукмара)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев