Хушлашу чарасы Татарстан Арбитраж суды бинасында уза
Россия һәм Татарстанның атказанган юристы 14 февральдә 80нче яшендә вафат булды.Татарстан Арбитраж судында Рәшит Сәлахов белән хушлашу мәрасиме башланды.«Рәшит Ислам улы – авыр язмышка ия кеше, аңа күпне кичерергә туры килгән. Шуңа да карамастан, ул югары профессионал, киң күңелле кеше булып калды, сүзе белән дә, гамәлләре белән дә ярдәмгә килергә әзер иде», - дип аның турында хис-кичерешләре белән уртаклашты ТР Арбитраж суды рәисе урынбасары Олег Логинов.
Шунысын да искәртик: Россия һәм Татарстанның атказанган юристы Рәшит Сәлахов 2021 елның 14 февралендә 80нче яшендә вафат булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аның вафатына бәйле мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Чыганак:Татар-информ
Нет комментариев