Казаннан Чаллыга керә торган юл үзгәрешләр кичерә
Капиталь ремонт вакытында җитешсезлекләрне төзәтәләр
Муса Җәлил проспектының капиталь ремонты кысаларында шәһәргә Казан ягынан керү ягында урнашкан развороттагы өстәмә полосаны озайталар. Бүген шул участокта автомобиль юллары предприятиесе белгечләре эшли.
«Хәзерге өстәмә полоса барлык нормативларга туры килә, ләкин машина йөртүчеләрнең уңайлылыгы өчен без аны озайтабыз. Ул М7 трассасына алып баручы юлга кушылып китәчәк. Шул ук участокта, каршы як юнәлешендәге (автостанция ягына) АЗС-тан чыгу урыны күчерелә. Бу авария куркынычлыгын киметү өчен эшләнә, чөнки хәзер АЗСтан чыгу вакытында автомобильләр разворотка юлны кисеп барырга омтыла», – дип аңлатты «ПАД» ҖЧҖ төзелеш буенча генераль директор урынбасары Дмитрий Одегов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев