Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Казаннан – Чаллыга су юлы белән

1 майдан Казан-Чаллы маршруты буенча метеор хәрәкәт итә башлады.

Рейслар атнага өч тапкыр – җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә оештырыла. Судно Казаннан 8:30 кузгала, Чистай, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре аша 5-6 сәгатьтә Чаллыга килеп җитә. Рейсларны 30 нчы августка кадәр уздырырга ниятлиләр. Бу сәяхәт вакытында Татарстанның тарихи шәһәрләрен күреп була.
«Идел белән Чулман кушылган – Кама Тамагы, елга ярларында урнашкан авыллар, матур табигать – ялларда яңа көч тупларга ярдәм итәчәк», – дип кызыктыралар Флот-рт.рф сайтында. 
Судно йөри башлау белән «ТАТиана Тур» агентлыгы директоры Артем Сергеев: «Без метеорда сәяхәт итүчеләр өчен шәһәр буенча экскурсияләр программасы әзерләдек», – дип элемтәгә керде. Алар шәһәр белән килешеп, бу программаны 4 ел дәвамында әзерләгән. Һәр шимбә шәһәр кунакларын автобуска утыртып, Чаллының танылган урыннары белән таныштыралар. Автобус Үзәк урамыннан кузгалып китә, шәёәр тарихы муззена, «КАМАЗ»ның Визит-үзәгенә алып бара, юл дәвамында гид Чаллының танылган урыннары турында сөйли.     
Сәнәгать туризмы программасына «КАМАЗ»ның 4 заводы да кергән, кунаклар «Haier» заводына кер юу машиналары, суыткычлар җитештерү цехына да бара ала. Әмма заводларга эш көннәрендә генә барып була. Дөрес, мондый экскурсияләр метеорда сәяхәт итүчеләр өчен генә түгел, теләгән һәркем өчен дә каралган. Әмма Чулманда су транспорты йөри башлау – шәһәрдәге туризмны үстерү өчен зур мөмкинлек. 
«Без Чаллыда пристань булдыру артыннан күптәннән йөрдек. Әлегә зур круиз лайнерлар кабул итә алмыйбыз, әмма ниһаять таш кузгалды. Метеор йөри башлагач, без шәһәрдәге туризмны үстерүгә алындык. Шимбә көнне экскурсияләрне сәяхәтчеләр өчен генә түгел, теләгән һәркем өчен дә оештырабыз. Без Чаллыда сәнагать туризмын да системага салдык, заводлар белән килешүләр төзедек. Бу яңа формат – хәзер Чаллыга берничә көнгә дә килеп ял итәргә мөмкин. Моны шәһәрдәге кунакханәләр дә сизәр дип уйлыйм», – дип сөйләде Артем Сергеев.  
Май бәйрәмнәрендә генә дә Казан-Чаллы мрашрутына 500 дән артык билет сатылган. Бу исә шәһәребезгә шулкадәр кунак килде дигән сүз. 

Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
флот-рт.рф сайты фотосы 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проектлар