Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанның Дәрвишләр бистәсендә дүрт аяклы чеби туган

Бройлер чебие Чехиядән кайтарылган йомыркадан чыгарылган булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ студенты Илсинә Мөхәммәтова сөйләде.

«Апам Казанның Дәрвишләр бистәсендә үз өйләре белән тора, йортта үстерер өчен күркә һәм чебиләр чыгаралар. Бройлер чебие Чехиядән кайткан күкәйдән чыгарылган. Дүртенче аягына баса алмый, сәламәт аякларында селкенеп тора ала, канаты астына җыйган. Канатлары белән кагына-кагына гына бара. Бер елны өч аяклы чеби туган иде, бер аягы койрык урынында булды, ул ике көннән үлде. Бу чебинең гомере дә бер көнлек кенәдер дип уйлыйм», — ди ул.

Фото һәм видео: Илсинә Мөхәммәтова

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев