Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда Самосыроводагы промбаза хуҗасы Иосиф Лифшицны тоткарладылар

Аны СИЗОга яки өй арестына җибәрәчәкләре иртәгә билгеле булачак.

Казанның Совет районы суды Самосыроводагы промбаза хуҗасы Иосиф Лифшицны тоткарлау вакытын озайтты. Анда узган ялларда эт тешләгән эзләр булган хатын-кыз мәетен тапканнар иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ир-атны саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләп чикләү чарасы билгеләү планлаштырылган булган. Аны СИЗОга яки өй арестына җибәрәчәкләре 14 ноябрьдә билгеле булачак.

«Сак астында калдыру вакытын 48 сәгатькә кадәр озайтырга. Чикләү чарасы билгеләү турында ходатайствоны карауны 14 ноябрьгә кадәр кичектерергә», – диде судья.

Узган ялларда Самосыроводагы җитештерү базасы янында хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылганнан соң хокук саклау органнарының бу базаны тикшерә башлады. База территориясендә 15 эт яшәгән.

Иосиф Лифшиц сүзләренчә, бу фаҗигагә аның этләренең катнашы юк. Аның сүзләренчә, промбаза белән янәшә тагын бер агрессив этләр чирүе булган һәм бу хатынны шул этләр талап үтергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига үлем-китем этләр талап үтергән