Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Күңел» талантларны ачыклады - ФОТОЛАР

«Күңел» радиосы үзенең юбилеена шәһәр халкына зур бүләк әзерләде. Халык арасыннан чыккан җырчыларны табу һәм үстерү максатыннан «Безнең җырчы. Яңа буын» исемле бәйге үткәрде. Аның сайлап алу туры онлайн форматта узды. Мәртәбәле жюри әгъзалары финалга берничә этапны уңышлы үткән 25 кешене сайлап алды.

«Радиобыз оештырган бәйге Татарстан чикләреннән чыкты. Финалга Ульян, Пенза өлкәләреннән, Башкортостан һәм Татарстанның төрле районнарыннан җырчылар узды. Алар барысы да матур җырлыйлар. Тик финалда берсе генә җиңәчәк», – дигән иде «Күңел» радиосы редакторы Лилия Мәхмүтова. 

17 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараенда бәйгенең финалы узды. Катнашучылар барысы да җырны җиренә җиткереп башкарырга тырыштылар. Араларында үзләрен җырчы дип йөрткән сәхнә кешеләреннән күпкә матуррак башкаручылары да шактый иде. Мәсәлән, Сарман районыннан Дилүс Гомәров, Чаллыдан Айрат Сәитов, Диләрә Хәйретдинова белән Илзирә Ибраһимова, Зәй районыннан Әмир Сөләйманов, Ульян өлкәсеннән Данис Суслин, Пенза өлкәсеннән Мәрьям Тачукова... Алар барысы да үзләренә хас көчле, матур тавышлы. Араларыннан иң шәп җырчыны сайлап алу жюрига җиңел булмагандыр. Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова җитәкчелегендәге жюрида ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Вәсим Әхмәтшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, концертмейстер Әнәс Фәйрушин, ТРның халык артисты Зөфәр Билалов, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина һәм композитор, автор-башкаручы Гөлназ Закирова эшләде. 
– Бәйгедә катнашып, финалга чыгучылар барысы да матур җырлыйлар. Алар барысы да халык арасыннан чыккан талантлар. Һәрберсе җырны ритмына, көенә туры китереп тамашачыга җиткерергә тырышты. Әмма бәйге шарты буенча берсе генә җиңәргә тиеш. Без уртак фикергә килеп, 61 яшьлек Дилүс Гомәровка беренче урынны бирдек. Яшь җырчы Диләрә Хәйретдинованың җырлавы да миңа ошады. Ул да Дилүс кебек җырын профессиональ студиядә бушка яздыра алачак. Илзирә Ибраһимованы аерып билгеләп үтәсем килә. Көчле тавышлы, тырыш. Бәйгедә «Болгар» бию театры оркестрына кушылып, «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын башкарды. Аны шәһәр күләмендә уза торган бәйрәмнәрдә катнаштырырга кирәк дип уйлыйм. 

«Сәхнә – талантыңны, үзеңне күрсәтә торган пьедестал, анда халык арасыннан чыккан талантлар булырга тиеш. Җырларга яраткан кеше берничек тә начар була алмый, алар актив була, теләсә кайсы җирдә халкыбызның моңын, талантын оста итеп күрсәтә беләләр. Аларның чыгышын карап рәхәтләнеп ял итәсең. «Күңел» радиосы бик кирәкле чара үткәрде, ул дәвамлы булсын иде, – диде яраткан җырчыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова. 

«Бәйгенең җиңүчесе Дилүс Гомәров элек-электән татар халык җырларын бик оста җырлый иде. Аның җиңүе гаҗәп түгел, бу – лаеклы җиңү. Теләгем шул: яшьләр аңардан үрнәк алып, затлы, моңлы җырлар башкарсыннар иде», – ди композитор Вәсим Әхмәтшин.

«Безнең җырчы. Яңа буын» бәйгесенең җиңүчесе Дилүс Гомәров мәшһүр Илһам Шакиров репертуарыннан «Сандугач» җырын үзәкләргә үтәрлек итеп башкарды. Тамашачылар аны «Бис!», «Браво!», «Афәрин!» сүзләренә һәм алкышларга күмделәр. Олылар гына түгел, аны хәтта Гөлназ Закированың беренче сыйныфта укучы малае Илдар да йотлыгып тыңлады. Катнашучылар, тамашачы, жюри, барысы да бу конкурсны югары бәяләде. «Бәйгенең җиңүчесе дә булырга тиеш hәм аны билгеләү безнең өчен кыен мәсьәлә булып чыкты. Иң күп балл белән Теләнче-Тамакта эшләүче Дилүс Гомәров «Безнең җырчы» титулын алды. Ул катлаулы җырны оста итеп, җиренә җиткереп башкарып чыкты. Калган катнашучылар арасында шулай ук «көчлеләре» бар иде, аларга да сәхнә артында булса да яхшы фикерләр, теләкләр әйтелде. Бу бәйге шәhәребезнең матур традициясенә әйләнсен иде!» – диде Гөлназ Закирова. 

Чыннан да, «Энергетик» мәдәният сараенда искиткеч матур, халыкчан бәйрәм булды. Ришат Хаҗиев аны оста итеп алып барды. Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның, популяр җырчы, автор-башкаручы Илнат Фәрхуллинның чыгышы исә нур өстенә нур булды. Зөфәрнең «Ямщик» җыры бәгырьләрне айкап, татар җырының, моңының нинди зур көчкә ия булуын тагын бер кат дәлилләде. Җырчылар яисә алып баручы җыр авторларын да әйткән булса, әлеге чара 5+ билгесе куярлык булыр иде. «Күңел» радиосының үзенчәлекле бәйрәме оешкан төстә, бер сулышта үтте. Иң мөһиме: үзешчән артистларны барлау эше киләчәктә дә дәвам итсен иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев