Күңелләрдә бәйрәм рухы булсын
31 декабрьдә районнардагы чыршылар янында күңелле яңа ел программасы була. Ә “Азатлык” мәйданындагыларны кызыклы һәм мавыктыргыч программа көтә.
Күңелләрдә бәйрәм рухы булсын
Шәһәребез яңа елны каршы алырга әзер. 17 декабрдә Боровецк бульварында, аннары Шишкин, Энтузиастлар бульварында, 18 декабрьдә Сидоровка бистәсендәге чыршылар утларын кабызып, шәһәрдәшләр күңеленә бәйрәм рухы салды. Быел беренче тапкыр Мәләкәс аръягында да чыршы куелды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов сүзендә торды - сайлаучыларын матур итеп бизәлгән чыршы белән сөендерде. Чаллының һәр районында чыршылар, шугалаклар ачылды.
Быел “Азатлык” мәйданындагы төп чыршы да башка еллардагыга караганда матуррак итеп бизәлгән, аны күреп күзләр сөенә. 25 декабрьдә ул да утларын кабызды. Биредә урам анимациясе, цирк артистлары, фигуралы шуу осталары чыгыш ясады. Әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы парадлары булды. Моннан тыш, “КАМАЗ” футбол клубы киез итекләр киеп футбол уены да оештырды.
31 декабрьдә районнардагы чыршылар янында күңелле яңа ел программасы була. Ә “Азатлык” мәйданындагыларны кызыклы 1әм мавыктыргыч программа көтә. Биредә шәһәр халкын хаким Наил Мәһдиев, экран аша РФ һәм ТР Президентлары котлый, артистлар җыр-биюләрен бүләк итәләр. 22 сәгатьтә “Азатлык” мәйданында салют яңгыраячак. Аннан соң шәһәрдәшләрне яңа ел дискотекасы һәм кызыклы бәйрәм программасы көтә.
“Азатлык” каршындагы мәйданда һәм кәгазьчеләр микрорайонында Раштуа уңаеннан, 7 гыйнварда да бәйрәм булачак. Бу урыннарда уеннар, ярышлар, концерт оештыралачак.
13 гыйнварда иске яңа елны каршы алу өчен Шишкин бульварына, кәгазьчеләр микрорайонына һәм “Азатлык” мәйданына барып булачак. Оештыручылар әйтүенчә, бу көнне дә биредә бик күңелле булачак. Кыскасы, шәһәр яңа ел рухы белән яши. Безнең дә күңелләрдә өмет чаткысы кабынсын, үгез елы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, уңышлар алып килсен. Халкыбызны борчу-хәсрәт, кайгы җиле урап узсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев