«Кем уйлап тапкан бу бәйрәмне?!»
Зур-зур букетлар бирмәсәң дә, бер чәчәк тә кәефне күтәрә.
Шәһәрдә чәчәк кибетләре, бутиклары күп булса да, бәйрәм вакытларында электән өйрәнелгәнчә җир асты кичүе үзенә тарта. Биредә аерым атмосфера – ир-атлар дулкынланып букет сайлый, бер-берсе белән сөйләшә – карап торырга рәхәт.
Римма Янаева чәчәк бизнесында 15 ел. Шуның 10 елын Курчак театры тукталышындагы җир асты кичүендә сата. «Конкурентлар бар, артып тора. Әмма минем еллар дәвамында тупланган клиентларым бар. Алар башта сөйгәннәренә букет ала, аннары гаилә коргач тормыш иптәшләренә, аннары балаларына... Тормышта төрле хәлләр була, кешеләр бер-берсенә ешрак чәчәк бүләк итә башлады», – ди шәһәрдәшебез.
Элегрәк 8 март – чәчәк сатучылар өчен «урак өсте» дигән гыйбарә яши иде. Хәзер бу көн белән генә чикләнмиләр икән. Төрле сәбәп табып букет бирү үзенә күрә бер гадәткә кереп киткән. Ә менә Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә ир-атлар каушый, дулкынлана дигән сүзләр дөрес. Бу көннәрдә яше дә, карты якыннарын сөендерергә тели.
«Кем уйлап тапкан бу бәйрәмне? Нәрсәгә аларга шулхәтле чәчәк?», – дип зарланып алучылар да була. Шулай эчләрен бушаталар да тынычланалар үзләре. Хатыннарына, балаларына, әниләренә – барысына да өлеш чыгарып, чәчәк җыеп китәләр. Без сатучы булсак та, кыйммәтле букетлар тоттырып җибәрү яклы түгел. Кешегә яхшы кәеф бүләк итәргә телибез. Кесә янчыгына карап та тәкъдим итәбез. Студентларга үзем үк: «Әлегә 3 кенә роза алып тор, баегач зуррак букетлар бирергә өлгерерсең дип аңлатам», – ди Римма Янаева.
Теплицаларда бәяләр гашыйклар көне алдыннан арткан, шуннан бирле үзгәрмәгән. 8 март алдыннан бәяләрне махсус арттыру көтелми. Ассортиментта төрле чәчәкләр бар: розалар, гербералар, хризантемалар, лаләләр, ирислар. Халык орхидея, эустома, альстромерияләрене дә яратып ала икән. Тиздән каллалар да кайта. Экзотик чәчәкләрне заказга әз-әзләп кенә кайтарталар. Букетларның бәяләре дә төрле – 1 мең ярым сумнан башлап 10 мең сумга кадәр. Кәрзиндәгеләре арзанрак – 500 сумга да бар. Гомумән, һәркем үзенә туры килгән бәядән, үзенә ошаган чәчәкләрдән букет җыйдыра ала.
«Башка флористлар белән дә аралашып торам, хәзер шәһәрдә 101, 1001 роза бүләк итүчеләр күп. Исемдә, 5 ел элек миннән дә алдан заказ бирмичә, 1000 роза сорап килделәр. Курчак театры тукталышындагы җир асты кичүендәге бөтен киосктан җыеп бирдек ул вакытта. Хәзер исә 10 мең сумнан кыйммәтрәк букетларга алдан заказ бирәләр. Егетләр саран түгел – 20, 30, 50 мең сумлык букетларны да еш бүләк итәләр. Әмма без бер роза алырга килүчеләргә дә хөрмәт белән карыйбыз. Иң мөһиме, чәчәк белән нинди энергия бүләк итүең, нинди кәеф белән бирүең», – ди тәҗрибәле сатучы.
Элек: «Чәчәк сатучыга букет бүләк итәләр микән?! Эштә дә күреп туядыр инде ул аларны», – дип гел кызыксына идем. Туймый икән. Римма Янаева өендә чәчәкләр торганны бик ярата. Бәйрәмнәрдә ире сюрприз булсын дип, башка сатучыдан алып бирә.
«Чәчәк яратмаучы хатын-кыз юктыр инде ул. Иң мөһиме – кесә янчыгына карап алырга тырышырга кирәк. Матурлык, яхшы кәеф бүләк итсәң дә, бюджетка да зыян килмәскә тиеш. Әз акчага да классик чәчәкләр бүләк итеп була. Зур-зур букетлар бирмәсәң дә, бер чәчәк тә кәефне күтәрә. Бөтен акчаңа букет алып, киресенчә, сөендерәм дип, көендереп куярга да мөмкин», – дип кисәтә Римма Янаева.
Врезка: Чәчәкләр кызуны яратмый. Кояш яки батарея янына куярга ярамый. Аларны салкынча бүлмәдә сакларга, көнгә бер тапкыр суын алмаштырырга, сабакларын 1-2 см кыеклап кисеп торырга кирәк. Яфраклар суны бик тиз пычрата, шуңа күрә ваза эченә кергәннәрен алу мөһим. Шулай ук суга махсус ашлама өстәргә кирәк: ул чәчәкнең гомерен озынайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев