Кем ул Равил Низаметдинов?
Яңалыклар тасмасы

Кем ул Равил Низаметдинов?

Чаллы урамнарына багышланган сәхифәне дәвам итәбез.

Шәһәребез урамнарына багышланган сәхифәбездә бүген ЗЯБ бистәсендә урнашкан урамга исеме бирелгән Равил Низаметдиновның тормыш юлы белән танышырбыз. Мәгълүмат язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Борис Казаковның архив документларына, басма матбугатка нигезләнеп язылган «Шәһәребез урамнары» («Улицы нашего города») китабыннан алынды.

Яр Чаллы шәһәре хакимиятенең 2000 елның 18 декабрендәге карары белән Майская һәм Первомайская урамнарына (тууының 70 еллыгы уңаеннан) Равил Низаметдинов исеме бирелде. Низаметдинов Равил Мифтах улы (1929–1993) – авыл хуҗалыгы производствосы җитәкчесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1983).

1929 елның 10 мартында Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Әти-әнисен иртә югалтып, колхозда эшләгән. 1947-1952 елларда армия сафларында, хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. Туган ягына кайткач, бригада җитәкчесе, колхоз рәисе урынбасары, авыл Советы рәисе булып эшләгән. 1959-1962 елларда Ульяновск шәһәрендәге партия-совет мәктәбендә укыган.
1962 елдан 1967 елга кадәр – Н. Э. Бауман исемендәге колхоз рәисе, аннары биш ел дәвамында Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен читтән торып тәмамлаган (1966). 1972-1993 елларда – төзелеп килгән Яр Чаллы теплица комбинаты директоры, «Весенний» совхозының беренче директоры.

Дәүләткә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә һәм сатуда югары күрсәткечләргә ирешкәне, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен Равил Мифтах улы Низаметдиновка Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде (1990). Моннан тыш, ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1966, 1981), «Мактау Билгесе» («Знак Почета») (1967) орденнары, СССРның ВДНХ медальләре белән бүләкләнгән. 

Урам Яр Чаллы проспектыннан алып ЗЯБ бистәсенең 15 нче микрорайоны буйлап 1 нче автомобиль юлына таба юнәлештә уза. Аның буйлап торак йортлар, кибетләр, мәгариф учреждениеләре һәм төрле оешмалар урнашкан. Биредә Педагогика университеты бинасы, 21нче урта мәктәп, сәүдә йортлары, «Татнефть» автозаправка станциясе кебек объектлар бар. Урам тирәсендә ял итү өчен яшел зоналар да очрый. Низаметдинов урамы бистәнең көндәлек тормышында мөһим урын алып тора: ул торак кварталларны шәһәрнең башка өлешләре белән тоташтыра һәм халыкның төрле социаль-сәүдә объектларына барып җитүен җиңеләйтә
 


Чаллы урамнары

Нет комментариев