Кем ул – Томази Кереселидзе?
Чаллыдагы бульвар аның исемен йөртә.
Чаллынын 46нчы комплексындагы Кереселидзе бульвары – шәһәрдәшләрнең ярата торган урыннарының берсе. Ул һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр автоинспекция хезмәткәре исемен йөртә.
Күзәтү бүлеге инспекторы Томази Кереселидзе 1978 елның 6 декабрендә икенче сменада эштә була. ГЭС бистәсендә аның «Москвич»ы каршына дәүләт номерлары куелмаган «КамАЗ» машинасы килеп чыга. Кереселидзе артыннан куып барып аны шәһәр читендә туктата. Йөк машинасыннан аек булмаган өч ир-ат чыга. Документларын сорауга алар инспекторга ташлана – башына сугалар, эченә типкәлиләр. 28 яшьлек лейтенант алган жәрәхәтләрдән вафат була. Аның 22 яшьлек хатыны тол, 2 айлык баласы ятим кала. Томазины үзенең туган ягында – Грузиягә алып кайтып җирлиләр.
Соңрак хезмәт вазифасын башкарганда гомере өзелгән Томази Кереселидзе Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Чаллыда Томази Кереселидзе исемендәге бульвар барлыкка килә. Ун ел элек шәһәр төзекләндерү программасы кысаларында бульварда парк оештырыла. Биредә яшәүчеләр мондый үзгәрешкә сөенеп туя алмыйлар.
Зөлфия Гапсалихова: «Реконструкциягә кадәр монда чирәм генә үсеп утыра иде. Хәзер бик күңелле, чиста, гел җыештырып торалар. Күршеләр белән кич утырабыз, эскәмияләр бар. Рәхәт, тыныч урынга әйләнде».
Биредә ерак Грузиядән автокалага килеп яраткан хезмәтен һәм шуңа тугры калган Томази Кереселидзе турында махсус тактада мәгълүмат та бар. Кереселидзе бульвары Дәүләт автоинспекциясе өлкәсендә эшләүчеләр өчен изге булып санала. Чаллы автоинспекциясе хезмәткәрләренең иң мөһим тантаналары биредә үтә. Кадетлар, ветеран хезмәткәрләр, яшь инспекторлар бирегә «Хәтер дәресе»нә җыелалар.
«Эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләр өчен генә түгел, барлык шәһәрдәшләр өчен дә мөһим урын бу. Шәһәр өчен, анда яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен гомерен корбан итүче егет, һичшиксез, исемен мәңгеләштерүгә лаек иде, – ди шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков. Сүз уңаенда, Эчке эшләр бүлеге бинасы каршындагы мемориалда 11 шундый батырның исеме язылган. Ә кулында бала тоткан ана статуясы – Томази Кереселидзеның хатыны Надежда Кереселидзе прототибы. Тугры хатын, ана ул.
– Радий Зәкиевич, Томази Кереселидзеның якыннары белән элемтә бармы?
8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне унаеннан котлап Надежда Ивановнага шалтыраттым. Ире вафат булганнан соң ул бөтен гомерен кызына багышлаган. Аларга Кереселидзе бульварында фатир бирәләр, озак еллар шунда яшиләр. Кызы Натела әтисе юлыннан китеп ЮХИДИ идарәсендә дә эшләде. Хәзер ире белән Мәскәүдә яши, 3 бала тәрбиялиләр. Надежда Ивановна да алар янында. Без аңа бульварда узган чаралардан фотолар, видеолар, телевидение, газета материалларын җибәреп торабыз.
– Бу тынгысыз заманда да Томази Кереселидзе кебек геройлар бардыр ул?
– Рәсми төстә батыр дип хезмәтен башкарган вакытта һәлак булучылар санала. Әмма мин безнең хезмәттә кыю кешеләр генә эшли ала дип исәплим. Алар наркотик, алкоголь кулланып кешеләргә куркыныч тудырган җинаятьчеләрне тоткарлыйлар, үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Шушы көннәрдә генә Тула-1 постында 1 килограмм наркотик матдә йөрткән ир-атны тоткарладык. Шәһәр эчендә дә булды шундый хәл. Машинада алар 4 кеше була. Аларга каршы 2 инспектор чыкты, өченчесе соңрак килеп җитте. Күз алдына китерәсезме, зур тизлектә баручы машина күпме кешенең гомерен өзәр иде?! Наркоманнар инспекторларга янап та карыйлар, ришвәт тә тәкъдип итәләр. Аларга каршы көрәшүчеләр, минемчә, чын батырлар. Исерекләрнең дә төрлесе була, кайберәүләр тыныч, ә кайберәүләр, Томази Кереселидзе белән булган очрактагы кебек, үз гаебен танымыйлар. Автоинспекторлар көн саен шәһәрдәшләребез куркынычсызлыгы сагында.
– Димәк, Томази Кереселидзе югары профессиональлек үрнәге дә булып тора?
– Ул безнең өчен чын үрнәк. Ел саен республика автоинспекциясе Кереселидзе исемендәге премия ияләрен билгели. 2011елда аның батырлыгы турында документаль китап та басылып чыкты. Биредә аның хезмәттәшләренең, бергә укыган дусларының, хатынының хатирәләре тупланган.
Шунысы да игьтибарга лаек, ЮХИДИ хезмәткәрләренә багышланган истәлекле урыннар Татарстанда башка юк, Чаллыдагы Томази Кереселидзе исемендәге бульвар бердәнбер.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев