Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кемнәргә өстәмә түләүле ял бирергә мөмкиннәр?

Канун проекты әзер.

Россия Дәүләт Думасында эшләүче пенсионерларга өстәмә түләүле отпуск бирергә тәкъдим иттеләр. Закон проектын думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме әзерләде.
Депутатлар Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә тели. Башлангыч авторлары Русиядә хезмәткә яраклы гражданнар саны кыскара, һәм бу пенсионерларның элеккегә караганда икътисадта зур роль уйный башлавын аңлата, дигән фикердә.
Закон проектына ярашлы, өч көннән дә ким булмаган өстәмә түләүле ял эшләүче пенсионерларның тормыш уңайлылыгын арттырырга һәм озаграк ял итү мөмкинлеге өчен  эшкә дәртләндерү максатында кирәк.
Сүз уңаеннан, 2026 елның апрелендә Россия Президенты Владимир Путин, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән дип танылган гражданнарның өстәмә ялга хокукы турындагы законга кул куйды. Документ нигезендә, гадәттән тыш хәлләр очрагында гражданнар бер түләүле һәм хезмәт хакы сакланмаган биш көнлек ялга хокуклы. 

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация Өстәмә ял