Татарстан Дәүләт Советына кемнәрне сайлыйбыз?
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Дәүләт Советына кемнәрне сайлыйбыз?

«Бердәм Россия» партиясе депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслады.

2024 елның 8 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Сәяси партияләр үз кандидатураларын күрсәтә башлады. 

«Бердәм Россия» партиясе Татарстан бүлегенең чираттагы конференциясендә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген расланды. 
Чаллыдагы 7 бер мандатлы округка «Бердәм Россия» үз кандидатларын чыгарды. 

Менә алар: Римма Фәсхетдинова (партиянең Чаллы бүлеге рәисе,  Геннадий Емельянов (сенатор), Андрей Ляпунов  «Союз-Регион» компаниясе җитәкчесе), Владимир Чагин, Илдар Шамилов (гамәлдәге депутатлар), Олег Николаев («ВолгоПромСтрой» компаниясе җитәкчесе),  Марсель Мингалимов («Профит» компанияләр төркеме директоры). 

Бердәм сайлау округыннан Светлана Захарова кандидатурасы расланды. Ул – Чаллының 4нче поликлиниканың элеккеге баш табибы, хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе.


выборы сайлаулар татарстан чаллы

Нет комментариев