КФУ филиалы директорын соңгы юлга озаттылар
Ул Мәскәүдә җирләнәчәк.
Чаллы зур югалту кичерә. Узган шимбәдә КФУның Чаллы институты директоры Георгий Котиев вафат булды. 22 августта аңа 58 яшь тулган булыр иде. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмесе аны 1 минут тынлык белән искә алудан башланды.
«Чаллы филиалы ректоры булып аз вакыт эшләсә дә, институт кыска вакыт эчендә федераль университет җитәкчелеге, Ленар Ренатович Сафин, Сергей Анатольевич Когогинның ярдәме белән икенче сулыш алды. Матди-техник базаны ныгытуда да, студентлар шәһәрчеге территориясендә ике тулай торак төзелә башлавында да Георгий Олеговичның өлеше зур. Хәзер инженер-лаборатория корпусын төзү планлаштырыла», – дип искә алды аны мэр Наил Мәһдиев.
Георгий Котиев 1967 елда туган. 1991 елда Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын тәмамлаган. 1993 елда ул техник фәннәр кандидаты исеменә диссертация яклаган. 2000 елда техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән. Ул – 250дән артык фәнни хезмәт авторы.
Бүген аны хезмәттәшләре, студентлары һәм якыннары соңгы юлга озаттылар. Георгий Олегович Мәскәүдә җирләнәчәк. Чаллыга эшкә килгәнче ул анда хезмәт иткән. 30 елдан артык Мәскәү дәүләт техник университетында эшләгән. Шуның 20 елын кафедра мөдире булып.

Фото КФУның Чаллы институты сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев