Халык санын алу була
Яңалыклар тасмасы

Халык санын алу була

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак.

Беренче тапкыр ул күп каналлы форматта уза – Россиядә яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә, күпфункцияле үзәкләрдә яки стационар исәпкә алу участокларында терки. Традицион формат сакланачак – йортлар буенча исәпкә алучылар йөриячәк. 24 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр 8 (800) 707-20-20 номеры буенча «кайнар элемтә» эшләячәк. Моннан тыш, шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре үткәрү планлаштырыла.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


халык санын алу

Нет комментариев