Халык үзара салым акчасы кая китүен белеп торырга тиеш
Авылларда ай дәвамында үзара салым программасы буенча җыеннар уза. Элек ул һәр авыл җирлеге өчен бер көндә – ноябрьнең өченче якшәмбесендә үтә иде. Быел исә аны өлешләп оештырырга булганнар.
Татарстан Дәүләт Советында үзара салым темасына узган түгәрәк өстәл утырышында Дәүләт Совет Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үзара салым программасының халыкны кузгатуын, авылларның йөзе күзгә күренеп үзгәрүен, анда яшәүчеләрнең авыл язмышына битараф калмауларын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, акчаның 47 проценты юллар төзүгә һәм күперләрне карап торуга, 19 процентка якыны авыл җирләрен төзекләндерүгә, 10 проценты зиратларны карап тотуга, 10,5 проценты су белән тәэмин итүгә тотыла.
Кайбер авыларда хәтта балалар мәйданчыклары, сквер-парклар да булдырганнар.
Үзара салым җыю буенча иң актив район – Кукмара. Биредә узган елны 16 миллион сум акча җыйганнар. Алты елга исә 357 млн сум акча җыя алганнар. Бу акчага 150 чакрым юл салынган, бөтен зиратларны тәртипкә китергәннәр, 4 мең светодиод лампа алынган. 170 янгын гидранты алынган. Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, быел халык уртача 600 сум акча җыярга нитяли. Шулай ук 1 000әр, хәтта 5 000 сум акча җыючылар да бар икән. Эшнең нәтиҗәсен ул халык белән тыгыз эшләүдә, һәр тиен өчен хисап бирүдә күрә.
– Авыл клубларында башкарыласы эшкә тендорны нинди оешма отуын, аларның ничә сумга эшләячәкләрен, акча калса, күпме калганын язып, стендлар эләбез. Халык үз акчасы кая китүен белеп тора, – дип сөйләде ул.
Түгәрәк өстәлгә берничә авыл җирлеге башлыгы да чакырылган иде. Питрәчнең Күн авылы башлыгы Рифгать Баһауов үзара салым акчасына зиратка ут кертүләрен сөйләде.
– Зиратка ут нәрсәгә кирәк инде диләр. Кыш көне мәет җирләгәндә җир туңган була. Кабер казу өчен перфоратор сатып алдык. Бик җайлы, – ди ул.
Акчалар авылда юл салу, су башнясына яңа насослар алу, аның санитар зоналарын булдыру өчен дә тотылган. Урамнар да хәзер шәһәрдәге кебек якты ди.
Алексеевск районының Лебедино авыл җирлеге үзара салым җыюда район буенч лидерлар рәтендә. Авыл башлыгы Юрий Тюкарев быел 500әр йөз сум акча җыячакларын хәбәр итте.
Алдагы елларда үзара салым акчасына трактор алганнар. Хоккей мәйданчыгы да төзеп куйганнар. Халык белән эшләү тәҗрибәсе белән дә таныштырды ул. Җыен вакытында узган елны нәрсәләр эшләнүе, күпме акча тотылганлыгы турында кино күрсәтәләр икән.
– Язып элгәнгә караганда, кино күпкә тәэсирлерәк, – ди ул.
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/khalyk-zara-salym-akchasy-kaya-kiten-belep-toryrga-tiesh
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев