Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителер
Шәһәрнең мәгариф һәм мәдәният оешмаларында халык белән очрашулар дәвам итә. Мәләкәс аръягындагы яңа мәктәптә узган очрашуда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Марсель Мингалимов һәм башкалар катнашты. Җитәкчеләрнең чыгышын тыңлаганнан соң, бистә халкы үзләрен борчыган сорауларны да бирде. Алар төрле өлкәләргә кагыла иде.
Җәмәгатьчелекне: “Хакимият бинасы “Азатлык” мәйданын бозып тора, анда кайчан ремонт була, Җәмигъ мәчете кайчан төзелер?” дигән сораулар да борчый. Моңа хаким: “Без үзебез дә хакимият янын һәм “Азатлык” мәйданын тәртипкә китерергә телибез. Бу пычрак койма биредә 23 ел тора инде, башы да ахыры да күренми. “Азатлык” мәйданын төзекләндердек, Җәмигъ мәчетен төзесәк, мәйданны тагын да матурларбыз. Аннары чират хакимият бинасына да җитәр. Миңа хакимият бинасын да төзекләндерергә кирәк дип әйтәләр. Кирәк, ләкин ул иң ахырдан булачак”, – дип җавап бирде.
Наил Мәһдиев әйтүенчә, Җәмигъ мәчетенең коробкасын җыярга 250-300 млн сум акча кирәк. Предприятие һәм оешмалар белән бергәләп тотынсаң, бу хәл ителмәслек мәсьәлә түгел.
Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев Мәләкәс аръягы бистәсендә мөстәкыйль сайлау округы булдырырга тәкъдим итте. “2015 елдагы сайлауларда бистәдә 5 йорт, 2573 сайлаучы иде. Хәзер сайлаучылар саны 19 меңнән артык. Көзгә тагын да артачак”, – диде ул. Сергей Ямашев башкарылган эшләргә һәм алда торган бурычларга да тукталды.
– Мәләкәс аръягы белән ГЭС бистәсе арасында транспорт йөрми. 6нчы маршрут буенча сүз күп булды, әмма әлеге маршрут һаман да юк. Дөрес, тендерда әлеге маршрут катнаша. 2020 елда әлеге мәсьәлә уңай хәл ителер дип ышанабыз. Бистәдә балалар шифаханәсе ачканда зурлар өчен да кирәк дип сөйләшкән идек. Быел биредә өлкәннәр өчен сәламәтлек саклау учреждениесе ачылсын иде. Моннан тыш, бистәдә балалар-яшьләр үзәкләре кирәк.
Наил Мәһдиев күтәрелгән мәсьәләләр әкренләп хәл ителер дип ышандырды.
Татарстан дәүләт советы депутаты Марсель Мингалимов бистәдә Яңа елга чыршы куярга тәкъдим итте. “Безнең компания биредә зур чыршы куярга тели”, – диде ул.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев аның тәкъдимен хуплады.
- Монда халыкны активлаштыру урыны кирәк. Шулай ук физкультура-сәламәтләндерү үзәге, берничә спортзалы, бассейн кирәк. Бу хакта без уйлыйбыз. Монда шулай ук парк зонасы да булсын иде. Без микрорайонны төзекләндерүне дәвам итәбез. Әмма барысын да бер юлы эшләп булмый. Балалар бакчасы, мәктәпләр төзелә. Бүгенге көндә ябык боз сарае төзү турында эш алып барабыз. Биредә зурлар өчен дә тимераякта шуу мөмкинлеге тудырырга уйлыйбыз. Бу ел буе эшли торган боз сарае булачак, тик анда тамашачылар өчен зал 200-300 генә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев