Яңалыклар тасмасы

Хезмәт хакы ник түбән?

Чаллы прокуратурасы тарих укытучысы Раушан Вәлиуллинның педагогларның хезмәт хакы буенча «май указын» гамәлгә ашыруны тикшерүне сораган мөрәҗәга-тен караячак.

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков шундый йөкләмә бирде. Доку-ментның күчермәсен Facebook Вәлиуллин үз битендә бастырган.

Чаллы активисты Россия Президенты Администрациясенә, Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкилгә, шулай ук Татарстан Президентына һәм прокуроры-на мөрәҗәгатьләрен җиткергән. «Татар-стан Республикасы буенча мәктәп укыту-чысының хезмәт хакы 33890 сумны тәш-кил итәргә тиеш, мин укытучы, сыйныф җитәкчесе, мәктәп музее мөдире, өстәмә белем бирү педагогы булып эшлим һәм шуның өчен мин 23000 сум алам!», — дип әйтә Вәлиуллин һәм хезмәт хакын төбәк буенча уртачага җиткерергә куша. Шул ук вакытта Вәлиуллин үз мөрәҗәгатьләренә Мәскәүдән бары “отписка”гына алуын раслый.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев