Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе бүләкләнде

2021 елда "Иң яхшы башлангыч профсоюз оешмасы» бәйгесендә предприятие икенче урын яулады.

Бөтенроссия электропрофсоюзларының Татарстан республикасы оешмалары 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. «Яр Чаллы җылылык челтәрләре»  предприятиесендә дә алдынгыларны хөрмәтләделәр.

ТР Электропрофсоюзлары җитәкчесе исеменнән бүләкләрне Чаллы филиалы директоры Айрат Зәйнуллин тапшырды. Ул предприятиедә профсоюз оешмасы эшчәнлегенең хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән булуын ассызыклады. Биредә хезмәткәрләрнең һәм аларның балаларын ял иттерүне оештыруга игътибар зур. Барлык эшләр дә «Татэнерго» АҖ җитәкчелеге ярдәме белән башкарыла.

«2021 елда иң яхшы башлангыч профсоюз оешмасы» бәйгесендә Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе икенче урын яулады. Филиал шулай ук «2021 елда иң яхшы коллектив килешүе» бәйгесендә дә рәхмәт хатына лаек булды. «Беренчел профсоюз оешмасы эшен яктырту» бәйгесендә дә Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендәге предприятие икенче урын алды. «Социаль партнерлык» номинациясендә җәмәгатьчелек белән эшләү белгече Ләйсән Ханова өченче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль әһәмияткә ия проектлар профсоюзлар