Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак - ВИДЕО

«Без аны онытмыйбыз, оныттырмаячакбыз да», - ди Гөлшат ханым.

30 майда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне уңаеннан, Башкортстанның Югары Тәтешле авылында искә алу чаралары үтте. Җырчының туган ягында һәйкәл ачылуы турында хәбәр иткән идек инде. Һәйкәл турында төрле фикерләр туды. Җырчының исемен мәңгеләштерү – яхшы гамәл. Мондый зур эшне башкарып чыгаруга катнашучыларга рәхмәт. «Җырчы үзенә охшмаган. Хәниянең сөйкемлеге, сыгылмалылыгы  юк», – диючеләргә: «Бакый Урманче кебек ташка җан өрерлек рәссам-скульпторлар ни дисәгез дә, хәзер юк инде», – дип җавап бирәм.

Югары Тәтешледәге һәйкәл ачу тантанасында бик күп мәртәбәле кунаклар: Тәтешле районы хакимияте башлыгы, мәдәният буенча җаваплы җитәкчеләр, сәнгать әһелләре, «Бәйрәм» ансамбле егетләре катнашты. 

Халкыбызның моңлы җырчысы Фән Вәлиәхмәтов Хәния Фәрхигә зур сәхнәгә фатиха биргәнен әйтте, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов исә Хәния Фәрхинең  тамашачылар күңелендә яшәячәген ышандырды. Дусты Хәниянең исемен мәңгеләштерүчеләргә рәхмәт әйтте. Һәйкәл ачу тантасында катнашкан Габделхәй Биктаһиров музейга Хәния ханымның һәйкәлдәге күлмәгенең оригиналын бүләк итте.

Хәния Фәрхинең ахирәт дусты Гөлшат Мөбәрәкова Нефтекамск шәһәрендә беренчеләрдән булып искә алу концерты уздырган иде. Дустының быелгы туган көнендә ул Хәнияне яратучыларга шатлыклы хәбәр җиткерде. «Хәния Нефтекамск халкының да яраткан җырчысы иде. Без аны онытмыйбыз, оныттырмаячакбыз да. Тиздән Нефтекамскның бер урамына аның исеме биреләчәк», – диде.

Җырчы-сандугачыбызның туган көнендә башкарылган барлык эшләр аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи шоу бизнес