Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең әнисе авырган

Фәния апа терелеп, кызының һәйкәлен күрү бәхетенә ирешсен иде.

Кызганыч, легендар кызының туган көненә багышланган чараларда Хәния Фәрхинең әнисе, унынчы дистәне ваклаган Фәния Хәлидуллина килә алмаган. «Икебезгә бер әниебез булгач, Фәния апа янына керми китә алмадым. Фәния апа егылган. Бик нык авырап ята, мендәрләр белән сөяп утыртып, чәй эчереп килдем. Татар-башкорт җыр дөньясына үлемсез җырчы бүләк иткән ана бит ул. Аллаһы Тәгалә аңа сәламәт, бәрәкәтле гомер бирсен», – ди җырчының дусты Гөлшат Мөбәрәкова.

Фәния апа терелеп, кызының һәйкәлен күрү бәхетенә ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес ХәнияФәрхи