Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хокуклар бозылса...

Гражданнарның хокукларын яклау актуаль мәсьләләрнең берсе. 2021 елда ТР кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә 6 195 мөрәҗәгать кергән, аларның 57се Чаллыга туры килә.

Кеше хокукларын яклау буенча Чаллыдагы вәкаләтле вәкил Ольга Силаичева әйтүенчә, шәһәрдәшләрне күбрәк социаль яклау, торак һәм хезмәт кодексларын бозу очраклары, сәламәтлек саклау проблемалары борчый. 

Мисал өчен, бер хезмәткәр үзен медицина тикшерүе үтмәгәнлектән эштән җибәрүләрен хәбәр иткән. Бу ханым белән 10нан артык очрашу үткәрелгән. Бүгенге көндә психо-неврологик диспансердан белешмә көтәләр. 

Өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбияләү буенча да мөрәҗәгатьләр күп. Бер шәһәрдәшебез күршеләрендәге өлкән яшьтәге кешене тиешенчә тәрбияләмәүләре турында хәбәр иткән. Хокук саклау һәм социаль яклау хезмәткәрләре белән киңәшләшкәннән соң, әбигә социаль хезмәткәр билгеләгәннәр. Ул һәр көнне аңа ике тапкыр барып, йорт буенча эшләрен башкарып китә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев