Яңалыклар тасмасы

Хуш, кальян...

Организмны никотин белән агулауның кальян, электрон тәмәке кебек альтернатив ысулларын үз итүчеләргә тиздән кыенга туры киләчәк. Бу яман гадәтләрне тормышка ашыру урыннары кимиячәк. Русия парламентының ике палатасы депутатлары һәм галимнәр шундый фикергә килгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел саен тәмәке тарту белән бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә 300 меңнән артык кеше вафат була.  Тәмәжникләрнең  кальян кебек төрле җиһаз куллануы бу статистикага яхшы яктан йогынты ясар дип уйлау — хата.  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, электрон җайланмаларда һәм кальяннарда зыянлы матдә-ләр гадәти тәмәкенекен­нән бер дә ким түгел.
Апрельдә бу проблемага Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев игътибар юнәлткән иде. Ул гадәти тәмәке һәм тарту җайланмалары өчен  бердәм кагыйдә кертү идеясен хуплады.  Сәламәтлек саклау министрлыгына башка ведомстволар белән берлектә  моның өчен законнарга тиешле үзгәрешләр кертергә кушылды. 
Әлеге министрлык вәкиллә-ре белдерүенчә, кальян тарту йөрәк кагуга, кан басымын күтә-рүгә китерә. Моннан тыш, тар-тучының организмы  исле газ белән агулана, бу — кальянда тәмәке бармы-юкмы икә-ненә бәйсез рәвештә.
Бәла шунда: аның төтенен-нән тартучылар үзләре генә түгел, хезмәт күрсәтүче персонал һәм кафега яисә ресторанга килүчеләр дә зарар күрә.  Шуңа күрә министрлык Федерация Советының җәмәгать туклануы урыннарында кальян тартуны тыюын хуплый.
Русия Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Геннадий Онищенко, кальян тарту тәмәке тартудан да зыянлырак, дип исәпли.  Кагыйдә буларак, кальян гомум куллануга куела. Рестораннарда табак-савыт юылса да, кальян турында бик кайгыртып бармыйлар. Сезгә кадәр бу кальянны кем тартканын, аның чистартылганмы-юкмы икәнлеген белмисез дә. Мөштек­ләр, трубкаларны да чистартучы бик юк. 
Кальян тарткан урында булу тартучыларның үзләре өчен дә, андагы кешеләр  өчен дә зыянлы. Өстәвенә, анда еш кына наркотик тарталар.  Кальянга нәрсә тутыруларын тикшерүче юк.
Гомумән, кальян — безнең мәдәният түгел, Русиядә ул күптән түгел генә пәйда булды. Русиялеләр рестораннарда кальянсыз да яхшы ял иткән. Тартасы килгән кеше, әнә, өендә тартсын. 
Тарту җайланмаларын актив пропагандалаучылар яшьләргә исәп тота.  Телевидениедә, социаль челтәрләрдә катнашма тартучыларның матур боҗра-лар чыгаруы турында роликлар бар.  Төтенне кем матуррак чыгаруы буенча хәтта ярышлар үткәрәләр. Бу кешеләрне тартуга җәлеп итү өчен эшләнә. Ул дөнья тәмәке мафиясенең  дәүләтләр  “Тәмәкегә каршы көрәш буенча конвенция” кабул иткәннән соң җавап рәвешендә эшләнгән. 
Әлеге документ нигезендә тәмәке тартуны тыю буенча катгый чаралар күрелә. Ләкин законнарда, вейплар һәм башка тарту җайланмалары — бу тәмәке продукциясе, дип беркайда да язылмаган. Моны тиз арада тәмәкегә тиңләштерергә кирәк, дигән фикердә белгечләр. 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/khush-kalyan-/


Нет комментариев