Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Кибете янында асып киткәннәр

Башкортстанда Гафури районының Ибраһим авылында яшәүче эшкуар гаиләсе өчен билгесез кешеләр коточкыч хәбәр калдырганнар.

Кибетләре янына кешегә охшаган карачкы элеп, аңа «Абелгузиннар» дип язылган табличка беркеткәннәр. Аңлашыладыр, бу инде аларның фамилияләре. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, бу хәл 9 августка каршы төндә булган. Мондый юл белән эшкуарны куркытырга уйлаганнармы, әллә инде кисәтүме - билгесез. Ләкин шунысы аңлашыла ки, бу кәефне кыру өчен кылынган эш.    "Кибет хуҗасы кемгә аламалык эшләгәндер, ансы безгә мәгълүм түгел. Көндәшлек! Авылда тагын 2 кибет бар. Бу йә аларның, йә авылдашларының эше", - дип берәү комментарий калдырган.

Автор : Каспранова Ләйсән

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев