Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кичә Ташкентта Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри булды

.Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган кичә азагында «Туган тел» җырын күмәкләп башкарганнар

30 гыйнварда Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дусларча элемтәләр комитетында татар совет поэзиясенә нигез салучыларның берсе, язучы-драматург Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды.

Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кичәне Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган.

Чарада Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активистлары һәм идарә әгъзалары, Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге, милли-мәдәни үзәк активистлары, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, җәмәгатьчелек, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Uzbekiston» телерадиоканалында татарча радиотапшырулар авторы һәм алып баручы Рәйхан Маннапова Һади Такташның тормыш юлы, 1918 елда Үзбәкстанда язган беренче шигыре турында сөйләде, «Урман кызы» шигырен укыды һәм «Сахраларда» дигән татар халык җырын башкарды.

Кичә «Туган тел» җырын күмәкләп башкару белән төгәлләнде. Чараны ТНВ-Планета телеканалының Ташкент шәһәрендәге хәбәрчеләр пункты яктыртты, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев