Киләсе елда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта

Бу кемнәргә кагыла?

Татарстан  хөкүмәте бюджет өлкәсенең Бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым оешмалары хезмәткәрләренең окладларын арттыру турында карар чыгарды. Документ Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында  чыкты. 

Әлеге карар нигезендә, 2026 елның 1 январыннан мондый оешмаларның җитәкчеләренең, белгечләренең һәм хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы оклады артачак. 

Республика муниципаль берәмлекләрендәге бюджет оешмаларның структур бүлекчәсе җитәкчесе сәркатибенең оклады 16 928 сум (1,1 тапкырга индексацияләүне исәпкә алып) була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хезмәт хакы ТР хөкүмәте

Нет комментариев