Киләсе елда Чаллыда 68 ишегалды төзекләндерелә
Бу дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды
2025 елда ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча Чаллыда 79 ишегалды яңартылды. Аның 35 е – Комомол районында, Автозавод һәм Үзәк районнарда 22 шәр. Шәһәр хуҗалыгы һәм тормышны тәэмин итү башлыгы Руслан Вильданов әйтүенчә, «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә кергәннән бирле Чаллыда 572 ишегалды төзекләндерелде. Моның өчен 10,2 млрд сум акча тотылды. 2,6 млн кв.м юл һәм тротуарларны яңартуга – 8,2 млрд сум, урамнарны яктыртуга 998,3 млн сум акча бүлеп бирелде. Программа кысаларында балалар һәм спорт мәйданчыклары яңартылды.
Ремонт башланыр алдыннан ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелә, аларның тәкъдимнәре истә тотыла. Шәһәрдә барлык эшләр график буенча алып барыла.
Тәкъдимнәр һәм фикерләрне социаль челтәрләрдә, программаның dvor.tatar порталында һәм «кайнар линия» телефонында калдырырга була.
2025 елда планлаштырылган ишегалларында яктырту эшләре тулысынча башкарылды: 1455 яңа яктырту баганасы, 835 балалар һәм спорт җиһазы, 1558 эскәмия, 1469 урна, 204 парковка баганасы куелды.
2026 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 68 ишегалды төзекләндереләчәк.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдәшләрне төзекләндерелгән ишегалларын тәртиптә тотарга һәм сакларга чакырды.
«6 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча шәһәргә 10 млрд 243 млн сум акча бирелде. Моның өчен ТР Рәисенә рәхмәт. Ишегалларын яшелләндерүгә шәһәрдәшләр дә өлеш кертсеннәр иде. Агач һәм куаклар утырту өчен һава торышы уңайлы. Яшеллек беркайчан да артык булмый», – диде ул.
Мэр район башлыкларына актив шәһәрдәшләрнең хезмәтен билгеләп үтәргә кирәклеген искәртте.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев