Килешү төзелде
Яңалыклар тасмасы

Килешү төзелде

Чаллы һәм Кытайның Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Имза кую тантанасы онлайн-форматта видеоконференция режимында узды.

Үзара хезмәттәшлек турындагы документка шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре мэры Ли Чанпин кул куйды. Килешү нәтиҗәсендә, шәһәрләр арасында – икътисад, сәүдә, фән һәм технологияләр, мәдәният, мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә мөнәсәбәтләр киңәер дигән өмет бар.

Фото: http://nabchelny.ru/
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


камаз килешү проект предприятие

Нет комментариев