Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Килешүне 1 январга кадәр төземәсәң штраф салмыйлар

Җитәкчеләр халыкны ашыкмаска өндәделәр.

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча яңа килешүләрне төзү өчен паспорт кына кирәк. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. 

«Килешүне 2024 елда да рәсмиләштереп була. 1 гыйнварга кадәр өлгерәбез дип ашыкмагыз, штраф салынмаячак, газ бирү туктатылмаячак», – дип шәһәрдәшләрне бу эшне тыныч кына башкарырга чакырды. 

Яңа килешүне теләсә кайсы пунктта рәсмиләштерәләр.  Моннан тыш, әлеге документны онлайн аша да алып була. «Челныгаз" ЭПУ җитәкчесе Мөнәвир Галиев әйтүенчә, өлкән кешеләр документ белән пунктларга килә, яшьләр онлайн юлны сайлый. 

Исегезгә төшерәбез, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча яңа килешүләрне төзү буенча шәһәрның 51нче бистәсендәге горгаз оешмасында озын чиратлар барлыкка килгән иде. Кешеләр 2024 елның 1 гыйнварына кадәр килешү төзү өчен иртәнге 4тән чират ала башладылар.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов урынга барып халык һәм җитәкчеләр белән сөйләшкәч, килешү төзү өчен өстәмә 16 пункт ачылды. Алар турында монда  хәбәр иттек. Әлеге пунктлар иртәнге 8дән кичке 17 сәгатькә кадәр эшли. Төшке ял 12-13 сәгатьләрдә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газовая плита, сергей крайнов, газ торак-коммуналь хуҗалык договор