Чара Тверь халкына татар мәдәниятен күрсәтү максатыннан оештырылачак.
Тверьдә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла.«Бу бер көн генә түгел, берничә көн булырга тиеш. Татарларга, русларга — бөтенесенә татар мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Артистларыбыз, театрларыбыз шундый көчле. Тверьдә шуның ише бәйрәмнәрне күбрәк үткәрсәк иде», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Җанисәпле сөйләшү» проектында.
Аның сүзләренчә, Тверь татарлары өчен мәдәни чаралар Татарстан ярдәме белән оештырыла.
«Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән бездәге Сабантуйга булсынмы, бүтән бәйрәмнәргәме, Казаннан җырчылар килә. Татар халкының мәдәнияте шундый бай. Безнең татарлар аны белми генә. Моны аңлатсак, алар татар халкыннан беркая да китмәс», — дип сөйләде Марс Ибраһимов.
Чыганак:Татар-информ
Нет комментариев