Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елга Хаҗ сәфәренә ташламалы бәяләр билгеле булды

Киләсе елга Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәрен оештыру буенча эш башланган. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте "Хаҗ" җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов быелның 20 октябренә кадәр киләсе елга Хаҗ сәфәренә юлламалар арзанрак бәядән сатылуын әйтте.

Хәзрәт "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә бүгенге көндә инде берничә дистә кешедән заявкалар кабул ителгәнен, аларның Хаҗ сәфәрен түләргә әзер булуын белдерде. Ранис Вахитов әйтүенчә, Татарстанның Казан, Алабуга шәһәрләреннән, төрле районнарыннан гына түгел, Россиянең Самара, Уфа, Ульяновск шәһәрләреннән дә шалтыратып кызыксынучылар бар.

"Акция кысаларында Хаҗга "эконом" программа буенча юлламаны 100 мең сумга, "стандарт" программа буенча 210 мең сумга сатып алып була", - диде Ранис хәзрәт. Быел узган Хаҗ сәфәрендә, Мәскәүдән очуны исәпкә алып, "эконом" программа 120 мең сумнан башланган, Казаннан ул 15 мең сумга кыйбатрак булып, 135 мең сум тәшкил иткән. "Стандарт" программа бәясе 240 мең сумнан гыйбарәт буган.

Ранис хәзрәт быел Татарстаннан барган барлык хаҗиларның төрле кунакханәләрдә яшәвен билгеләп узды. Элегрәк "эконом" программа буенча баручылар хаҗилар йортларына урнаштырыла иде. Кунакханәләрдә көндез, кичен ике тапкыр төрек кухнясыннан кайнар ризык белән тукландыру оештырылды", - диде ул. Шулай ук, быел Хаҗ сәфәрендә көннәр былтыргыга караганда эссерәк торган. Шунлыктан табиблар һәрдаим сәламәтлекне тикшереп торган.

Ранис Вахитов сүзләренә караганда, әлегә киләсе елга Хаҗ сәфәренә квота күләме билгеле түгел. "Быелгы хаҗ сәфәре буенча шикаятьләр булмады. Киресенчә, арзан бәядән барсак та, уңайлы кунакхандә яшәдек дип гаҗәпләнделәр. Хаҗилар барысы да канәгать калды, алар киләсе елга да безнең белән барырга теләк белдерде", - диде Ранис хәзрәт Вахитов.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев