Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кисәтмичә ялга кайтып, сөйгәненә тәкъдим ясады

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Чаллы егете якыннарына бүләк ясады.

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче шәһәрдәш кисәтмичә ялга кайтып, сөйгәне Олесяга тәкъдим ясады. Мондый үзенчәлекле очрашуны аларга «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте оештырды. 

Озакка сузылган аерылышудан соң кочаклашу һәм бәхет күз яшьләрен тыеп тору мөмкин түгел. Гашыйклар бер-берсен узган елның сентябреннән бирле күрмәгән. 

«Бу очрашуның чынга ашуына шаккаттым, көтмәгән идем. Бу бик авыр бирелде, минем алданрак кайта алмавымның билгеле бер сәбәпләре бар иде», - дип сөйли Бабон кушаматлы хәрби.

Бабон белән Олеся 2 елдан артык бергә була. Алар социаль челтәрләр аша таныша. Аннары ир-ат махсус хәрби операция зонасына китә. Олеся, булдыра алганча, үзенең икенче яртысына ярдәм итә. Аңа татлы ризыклар тутырылган посылкалар җибәрә. 

Бәхетле мизгел моның белән генә чикләнми. Өйдә әтисен улы Назар көтә. Аңа 6 ай. Хәрби хезмәткәр аның белән әле бер тапкыр да күрешмәгән. Бала тудыру йортыннан каршы алырга да кайта алмаган.

Фото Ләйсән Габдерәшитовадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев