«Китәм дип 100 тапкыр әйткәнем булды»
Быел кар көрәүчеләргә эш күп. Кар ишеп ява. «Башны да күтәрми эшлибез», - ди Әлфия Әхтәмова.
Таң атканчы эшкә чыгалар, көрәп бетергәч кенә кайтып китәләр.
Ничек җитешәсез?
Җитешәм инде. Ярдәмчеләр дә киләләр. «Апа, чикушкага, тәмәкегә акча бир әле», - диләр. Бирәм. Әзрәк булса да көрәргә булышалар. Әй, Аллаһ ярдәм итте, бүген җиңлерәк була икән, дим. Бүген берсе җиденче яртыда киләм дигән иде, юк әле, күренми.
Сукмакларны асфальтка кадәр кырасыз. Шулай кирәкмени? Өстеннән генә алсаң ярамыймы?
Шулай кырырга кушалар шул. Кичә күпме кар яуды. Әле анысы алынмаган. Асфальтка кадәр кырып бетерергә күпме вакыт кирәк.
Сезнең ничә участок?
Дүрт участогым бар – 27/09, 27/10, 27/10А, 27/17. Бер-ике подъезд гына булса, әкрен генә йөрер идем әле. Җыештыручы булып эшләүче Роза апа китте, «Трактор бирәбез, ярдәм итәбез», дип аның йортын миңа тапшырдылар. 27/09 йортында Зоя эшли иде. Ул да китте. «Җәй эшләп тор да, кышка эшкә килүчеләр булачак», - диделәр. Инде 2 кыш эшлим. Беркем килмәде.
Ник килмиләр микән?
Эше авыр бит. Яшьләр ояла. Хәзер шул элекке дворниклар гына калды инде. Торак белән тәэмин итсәләр, эшләргә теләүчеләр су буе булыр иде. Элегрәк бирәләр иде бит.
Әллә сез монда эшләп фатирлы булдыгыз?
Юк. Мин 3 бүлмәле фатирны заводтан алдым. Зыянлы цехта эшләдем. 50 яшьтә үк пенсиягә чыктым. Мин үземне уңышлы кеше дип саныйм. Оренбург өлкәсеннән мин. Яшь чакта Чаллыга килдек тә, төпләнеп калдык инде. Ирем Зәй районыннынан иде. Йөрәк белән китеп барды.
Урам җыештыручы булып ничә ел эшлисез?
Заводта 15 ел эшләдем. Аннары киттем, төрле җирдә эшләп карадым. Шуннан үзебезнең йортка җыештыручы булып урнаштым. Шул барлыгы 25 ел.
Бигрәк күп!
Озакка дип килмәгән идем. Балалар оялабыз дигәч, ераграк булсын дип, 29нчы комплекска барып эшләп тә йөрдем. Аннары тагын үземнең комплекска кайттым. Миңа инде 65 яшь!
Эше авыр дисез. Ничек шулай түзәсез?
Авыр. Билләрем авырта. Оча-бот буынына операция кирәк диделәр. Чиратка бастым. Һаман шулай йөрим инде. Бу кышны чыксам, язга таба эштән китәрмен дип торам. Пенсиям җитәр әле. Балалар үсеп бетте инде, оныклар да мөстәкыйль.
Хезмәт хакы әйбәтме соң монда?
Без күпме түлиләр шуңа риза инде. Узган айга кулга 40ны алдым. Пенсиямә бераз өстәмә дип эшлим инде.
Зарланмый торган кеше сез.
Саф һава дип йөрим. Рәхәт шундый. Бер көн ял иде, нишләргә белмичә интегеп беттем. Урамга чыгасым килә. Балконга чыгам да саф һава сулыйм.
Китәм дисез, өйдә ничек ятарсыз микән соң?
Белмим инде. Китәм дип 100 тапкыр әйткәнем булды. Гел кала идем. Чаңгы таяклары белән булса да йөрергә чыгармын әле.
Сезнең сыман алтын эшчене җибәрмәсләр дә әле...
«Быел кар аз була, әзрәк түзеп тор инде» дип калдырганнар иде. Алар карның аз буласын каян белсеннәр инде?! Ышанып калдым. Әзме соң?! (көлә)
Ничәдә эшкә чыгасыз?
Сәгать 3тә чыгам. Аякларым арыганчы урамда. Кар булмаса рәхәт, чүп-чар гына чыгарасы.
Саф һавада йөргәч иммунитет ныгый диләр. Сезнеке ничек?
СөбһәнАллаһ! Температурам да юк сыман, чирләмим дә. Давлениене дә сизмим. Борыннан кан киткәнче йөрим. Ул давление күтәрелгәнен аңлата икән.
Хәзер бу участокны бетергәч, өйгә кереп ял итеп аласыздыр?
10 да кереп чыгарга тиеш идем дә... Катысы алына микән дип көрәп карыйм дигән идем, һаман туктый алмыйм, калдым инде. Сәгать 10нан 1гә кадәр ял итеп алабыз. Керү белән 4-5 бокал чәй эчәм. «Кая сыя ул сиңа?» дип шаккаталар. Әзрәк торгач ашап алам, ятып торам. Аннан соң тагын 4кә кадәр эшләргә тиеш. Әмма без арыганчы эшлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев