Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күккә баскыч...

Шәһәребез картиналар галереясында Илүсә Хафизова һәм Наталья Бабкинаның "Күккә баскыч" дип исемләнгән үзенчәлекле күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачар алдыннан рәссамнар тартмалардан "күккә баскыч" ясап, үзенчәлекле арт-проект тәкъдим иттеләр. Аның һәр баскычын авторлар аерым стиль һәм техника белән башкардылар. Илүсә Хафизова белән Наталья Бабкинаны халык рәссамы, Чаллының мактаулы гражданины, Россия һәм Татарстан...

Шәһәребез картиналар галереясында Илүсә Хафизова һәм Наталья Бабкинаның "Күккә баскыч" дип исемләнгән үзенчәлекле күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачар алдыннан рәссамнар тартмалардан "күккә баскыч" ясап, үзенчәлекле арт-проект тәкъдим иттеләр. Аның һәр баскычын авторлар аерым стиль һәм техника белән башкардылар.

Илүсә Хафизова белән Наталья Бабкинаны халык рәссамы, Чаллының мактаулы гражданины, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Мәдьяр Хаҗиев рәсем сәнгате серләренә төшендергән.

Илүсә Хафизова төрле стильләрдә иҗат итеп, тәҗрибәләр ясарга ярата.

Наталья Бабкинаның хезмәтләре Россия, Төркия, АКШ, Швейцариянең галерея һәм музейларында урын алган. Рәссам күпсанлы шәһәр, республика, халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Соңгы 11 ел эчендә ландшафт дизайны өлкәсендә актив эшли.

Экспозициядә шәһәрдәшләр игътибарына 54 картина тәкъдим ителә. Күргәзмә 7 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X