Кәләшләр парадка чыга
Яңалыклар тасмасы

Кәләшләр парадка чыга

Чаллыда инде традициягә әйләнгән кәләшләр бәйрәме үтәчәк. Аны быел 4 нче сентябрьгә планлаштыралар.

Бу чарада катнашырга инде 30 дан артык кияүгә чыккан хатын-кызлар һәм чыгарга җыенган кызлар катнашырга теләк белдергән. Оештыручылар кәләшләр парадында катнашырга теләүчеләр бермә-бер артыр дип уйлыйлар. Бәйрәмнең программасында төрле кызыклы чаралар, уеннар, бәйгеләр һәм тантаналы шартларда Энтузиастлар бульварында булачак парад.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев