Көчле яңгырлар вакытында нишләргә?
Яңалыклар тасмасы

Көчле яңгырлар вакытында нишләргә?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртте.

Синоптиклар әледән-әле көчле яңгырлар була дип кисәтә. Мондый чакларда саклык чараларын күрү зарур. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе урамда агачлар, начар ныгытылган корылмаларны әйләнеп узарга кирәклеген, шулай ук автомобильне алар янында калдырмаска кирәклеген искәртте.
Моннан тыш, электр объектларына:  өзелгән чыбыкларга, электр тапшыру линияләренә дә якын килергә ярамый.
Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда 112 номерына шалтыратырга киңәш ителә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гадәттән тыш хәлләр

Нет комментариев