Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коенучылар 25тән артмаска тиеш

Христиан дине әһелләре Хач ману бәйрәменә әзерләнә.

Бүген, 19 гыйнварга каршы төндә православ дине әһелләре иң олы бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Йола буенча, алар бу көнне бәкедә коена. 

- Бу безнең өчен бик мөһим көн. Дога укылган суда коенып, тәңредән тәнебезгә сихәт сорыйбыз. Әлеге йоладан соң, аның безне саклап йөртүенә ышанабыз. Бу көнне су бүтән көннәргә караганда җылы, йомшак була. Хәтта шушы 3 көн эчендә савытларга тутырылган сулар ел буена бозылмый. Аны бер кашык кабып та тамак авыртулары беткән кешеләр бар. Үзем дә моңа шаһит, - дип утраклашты шәһәрдәшебез Роза Семенова.

 Чаллыда өч коену урыны эшләячәк. Алар шәһәр пляжында, Боровецк чиркәве янында, Мәләкәс елгасының Серафим Саровский чиркәвеннән ерак булмаган урында булачак дип хәбәр итте МЧС хезмәте инспекторы Зиннур Мостафин.

- Бу урыннарда инде берничә көн боз калынлыгы тикшерелеп тора. Урыннарда коткару җайланмалары, киенү бүлмәләре, җылыткычлар, җылы ризык, эчемлек булырга тиеш. Һәр җирдә коткаручылар, медиклар эшләячәк. Шулай ук, боз өстендә кешеләрнең берьюлы 25тән артмавы контрольда тотылачак. Йола тәмамлангач бәкеләр такталар белән каплана, берничә көн патруль эшләячәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев