Когогина гариза бирде
Әлфия Когогина бер мандатлы Чаллы округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат документлар тапшырды. “Мин 19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп теркәлү өчен документлар тапшырдым. Бер мандатлы 29нчы округ буенча депутат булып сайланырга телим, чөнки округ һәм анда яшәүчеләрнең проблемаларны чишү өчен шул җирлектән сайланырга кирәк дип саныйм. Татарстан һәм Россиянең киләчәге Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә районнары кергән округның үсешенә бәйле”, - диде ул.
Кандидатка махсус сайлау счеты ачарга рөхсәт бирелде. Счет ачылгач һәм кандидатның чит ил банкларында счетлары булмавы турында язма белешмә тапшырылганнан соң, комиссия кандидат биргән документларны 10 көн эчендә тикшерә һәм депутатлыкка кандидат итеп теркәү турында карар кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев