Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кояш – онкологик авыруларга сәбәпче

«Тәндәге яра озак вакыт төзәлми, төсен үзгәртә икән, кичектермичә дерматовенерологка күренергә кирәк», - ди табиб Лола Саид-Уэлина.

Кояшның иң зур файдасы Д витаминында. Ул матдәләр алмашын яхшырта, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Депрессиядән котылырга ярдәм итә, кәефне күтәрә. Әмма чамасын белеп кызынмасаң, организмга тискәре йогынты ясый. 

«Кояш нурлары тәндәге күзәнәкләрне пешерә һәм алар суламый башлый. Тире җыерчыклана. Моны өлкән яшьтәге хатын-кызлар яхшы аңлый. Иртә картаерга теләмәүчеләр кояштан сакланып йөри», – ди табиб Лола Саид-Уэлина. 

Кан басымы күтәрелү, кан куеру, йөрәк-кан тамырлары спазмнары – болар барысы да кояш астында озак йөрүдән килеп чыга. Әмма иң куркынычы – тире яман шеше. Бүген әлеге диагнозны табиблар һәр өченче кешегә куя. «Көн аралаш тире яман чире ачыклыйбыз. Ул нәкъ кояш пешергән урында барлыкка килә. Ике атна эчендә өч пациентта яман шеш ачыкладым. Бөтенесе дә өлкән яшьтәгеләр. Тәннәрен кояш нурларыннан сакламыйлар, озак кызыналар, чамасын белмиләр. Аеруча яшьләр мавыга. Һәркайсының «шоколад» тәнле буласы килә», – ди табиб. 

Белгечләр көндезге 11дән кичке 4кә кадәр кызынырга киңәш итми. Нәкъ бу вакытта кояш нурларының иң актив чагы. Ак тәнле кешеләр үзләре дә сизмәстән пешәргә мөмкин. Шуңа күрә кояшка каршы махсус кремнар кулланырга кирәк.  «18 яшенә кадәр бер тапкыр пешкән кеше нәтиҗәсен 50 яшендә күрергә мөмкин. Ул кайчан пешкәнен исенә дә төшермәячәк. Авыру тиз генә килеп чыкмый. Тора-бара барлыкка килә», – ди Лола Саид-Уэлина. 

Табиб тәндәге һәр ярага игътибарлы булырга чакыра. Әгәр дә ул озак вакыт төзәлми, төсен үзгәртә икән, кичектермичә дерматовенерологка күренергә кирәк.
«Дерматоскоп белән карыйм. Ул яраның тирәнлеген күрергә мөмкинлек бирә. Тәҗрибәм зур, шуңа күрә тиз ачыклыйм. Шигем булса, онкологка җибәрәм», – ди Лола Әнвәровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кояштан сакланыгыз сәламәтлек саклау