Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коксаки вирусы ачыкланганнан соң, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тикшерәләр

Вирус гадәттә кечкенә балаларны су, азык-төлек, пычрак уенчыклар, куллар аша зарарлый.

Россия төбәкләрендә Коксаки вирусы ачыкланганнан соң, Роспотребнадзор белгечләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар процедурасын тикшерәчәк. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәнге фильтлар авыру билгеләрен, мәсәлән, температура, ютәл, томау һәм башкаларны ачыклау өчен кирәк. Әгәр бу билгеләрнең берәрсе булса, инфекция таралуны булдырмас өчен, бала терелгәнче коллективтан изоляцияләнәчәк.

Баштарак Россия балалар оешмаларында Коксаки вирусына массакүләм рәвештә зарлану турында мәгълүмат чыкты, Мәскәү, Владимир өлкәләрендә һәм Краснодар краенда балаларның авыру очраклары турында хәбәр ителде.

Коксаки вирусы булганда температура күтәрелә, тәнгә тимгелләр чыга, инфекция чыганагы бары тик кеше була. Вирус гадәттә кечкенә балаларны су, азык-төлек, пычрак уенчыклар, куллар аша зарарлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев