Колагы авырткан укучы үлгән
Яңалыклар тасмасы

Колагы авырткан укучы үлгән

Фаҗига Новороссийск шәһәрендә булган.

Мәктәп укучысы колак авыртуына зарланып табибка мөрәҗәгать иткәч вафат булган. Якыннары аны температура белән "Новомед" клиникасына алып килә. Балага укол кадыйлар, шуннан соң ул аңын югалта. Бала зәңгәрләнә башлый, әтисен тиз арада аптекага җибәрәләр, чөнки медицина учреждениесында кирәкле дарулар булмый. Урынга килгән ашыгыч ярдәм бригадасы баланың гомерен саклап кала алмый. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәла-каза ЮХИДИ фаҗига балалар

Нет комментариев