Колагын тешләп өзгән
Яңалыклар тасмасы

Колагын тешләп өзгән

Чаллының 48 нче бистәсендә яшәүче берәү дустының колак яфрагын тешләп өзгән.

Дуслар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчеп кәефләнеп алганнан соң, юктан гына ызгышып китәләр һәм өйләренә кереп китәләр.

Шуларның 25 яшьтәгесе күрше подъезда яшәүче 29 яшьлек дустына икенче көнне гафу үтенергә килә. Әммә егетләр гафу  урынына кабат талаша башлыйлар һәм сугыша ук башлыйлар. Эш шуңа барып җитә ки, берсе икенчесенең колагын тешләп өзә. Әлеге колаксыз калган иптәшенә хәзер пластик операция генә ярдәм итә ала. Моның өчен 350 мең сум кирәк икән. Колаксыз дус бу акчаны суд аша юллап алмакчы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд, полиция

Нет комментариев